Приветствую Вас Гость | RSS
Суббота
18.05.2024, 07:33
Главная Регистрация Вход
Меню сайта

Категории раздела
Сценарий на свадьбу
Сценарий выкупа невесты
1 сентября
Сценарий Осеннего Бала
День воспитателя
День учителя
День матери
Хэллоуин
на Рождество
на Татьянин День
ко Дню Студента
Сценарий к 14 февраля
Cценарий к 23 февраля
Cценарий к 8 марта
Сценарий на Масленицу
1 апреля
Сценарий на Пасху
Сценарий 9 МАЯ Дня Победы
Сценарий Выпускного вечера
Сценарий Последнего звонка
Сценарий утренника в детском саду
Современный сценарий
Утренник в детском саду
Проводы в армию
Юбилей женщины 55 лет
Открытие лагерной смены
На новый год
Новогодние
Сценарий Старый Новый год 2017
Летний лагерь
КВН
Мисс и Мистер
Посвящение
Корпоративный
Для взрослых
День Космонавтики
Святки Колядки
1 июня День защиты детей
День семьи любви и верности
2016 Год Греции в России

Главная » 2016 » Декабрь » 19 » Сценарий обряд сватовства 2016
15:26
Сценарий обряд сватовства 2016
загрузка...
Тамада:
Хөрмәтле туганнар! Кодалар-кодачалар, дуслар-иптәшләр! Бүген без барыбызгада якын булган Дамир белән Гөлсинәнең яшьлек туен үткәрергә җыелдык. Алар өчен сөйгән ярлары белән кавышу – олы куаныч, зур шатлык дип уйлыйбыз.Без моны ЗАГСта күреп ышандык. Алар бер-берсенә тугрылыклы ир белән хатын булырга вәгъдә биреп, газиз имзаларын куйдылар. Хәзер без аларны законлы ир һәм хатын дип танырга мәҗбүр һәм барыбыз исеменнән дә яңа тормышка аяк басулары белән чын күңелдән котлыйбыз, аларга бәхетле озын



гомер, саулык-сәләмәтлек, игелекле балалар үстереүләрен телибез.
Озатабыз сезне озын юлга,
Олы юлга, тормыш юлына.
Кулны кулга, уйны уйга бәйләп,
Йөрәк белән бергә булырга.

ЗАГС биргән язу – кәгазь бит ул,
Саргая ул сандык төбендә.
Саргаймасын сезнең чын мәхәббәт,
Чәчәк атсын күңел түрендә.
Карамагыз дошман сүзләренә,
Гайбәтләрдән өстен булыгыз.
«Тел» алырга килгән дусларны сез
Бусагадан ерак куегыз.

Васыять бездән сезнең киләчәккә:

Кайгыларны уртак бүлегез.

Шатлыкларны матур бала итеп,

Бишекләрдә алып килегез.

Онытмагыз! Сәгать санап тора

Бу елларның узып барганын.

Югалтмагыз соңгы көңгә кадәр

Мәхәббәтнең алтын балдагын!

Тамада:

Әйдәгез, һәрбер өстәлгә хуҗалар сайлап китик, ягъни алдагы рюмкаларны зәм-зәм сулары белән даими тутырып торучылар.

Ә хәзер, шампан шәрапларын ачып, аягүрә басып, яшләр өчен беренчен тостны күтәрик һәм алдагы сый-хөрмәтләрдән ауыз итик…

Тамада:

Кунаклар, сез ашый торыгыз, ә мин туй тәртибен укып ишеттерәм, игътибар белән тыңлап утырыгыз.

1. Килен белән кияүне кыерсытмаска.

2. Бер тостка 2 рюмка, 2 тостка 1 рюмка эчү тыела!

3. Килен белән кияүнең һәм свидетельләрнең урынын алмаска. Штраф 500 сум.

4. Тарелкага башны куеп йокламаска, рюмканы кимермәскә, кашык-чәнечкене чәйнәмәскә, барлык савыт-сабаны урынында калдырырга.

5. Аяклар йөремәслек булганчы биергә, Айга ишетерлек итеп җырларга, бүләкләр беткәнче уйнарга.

6. Өйгә кайтканда игътибар булыгыз. Ботинкагызны яки хатыныгызны онытып калдырмагыз.

7. Әгәр инде алыштарсагыз – түфлине яңаракка, хатыныгызны яшьрәккә алыштырырга тырышың.

8. Туй тәртибе үтәлсен өчен, аның астына кул куярга кирәк. Ягъни рюмкалар белән тавыш бирүегезне сорыйбыз.

Тамада:

Кадерле килен һәм кияү! Сезнең бүгенге зур шатлыгыгыз ул - әти-әниләрегезнең дә зур шатлыгы. Хөрмәтле әти-әниләр! Газиз балаларыгызның уртак гаилә төзү куанычы белән чын күңелдән котлыйм, сезгә озын гомер телим.

Кадерле ____________ кодагый! Кияүэгез ___________ гайләгез өчен иң кадерле беренче кияү булсын! Кияү кеше ул, гөмүмән, бик кадерле кеше. Бүгенге табында кияүне мактыйк, ә иртәгә кәйнә йортында киленне мактарбыз. Ә хәзер яшьләрне котлаур өчен сүзне әниләре ____________ бирәбез.

Тамада:

Рәхмәт, изге, матур теләкләрегез өчен. Әйдәгез әле, кодагыйның сүзләрен хуплап, рюмкаларны күтәрик!

Ә һәзер яшьләрне котлап, җырлап алырга да мөмкиндер, белгәннәрегез кушылып җырлагыз.

Җыр:

Яшәгез сез пар булып,

Икегез бер җан булып.

Күршеләргә үрнәк гаилә,

Дуслар өчен дан булып.

Котлы булсын туегыз,

Безгә үрнәк булыгыз.

Мәңге-мәңге бергә булсын

Тормыштагы юлыгыз.

Айдан якты безнең уй,

Балдан татлы безнең уй.

Ай көттерде, ел көттерде,

Ай, икегез, икегез,

Тигез гомер итегез.

Яшлек дәртен, мәхәббәтен

Картлыккача илтегез!

Ай, икегез, икегез!

Икегезнең битегез,

Икегез дә пар килгәнсез,

Тигез гомер итегез.

Алты малай, җиде кызны

Илгә бүләк итегез!

һай көттерде сезнең туй!

Тамада:

Яшь парларның касәсенә

Тутырып салыйк Катык.

Кызык булсын тормышлары,

Шушы катык искә төшеп,

Көлсеннәр эче катып…

Ак булсын ап-ак касәдәй

Тормыш юлыгыз башы.

Туган көн гомер башы ла,

Туй көне тормыш ташы.

Подноска куеп ике рюмка белән катык чыгаралар. Кияү белән кәләш аягүрә басып эчәләр. Калганнар кул чабып торалар.

Тамада:

Безгә катык юк инде, әйдәгез әле без алга куелган рюмкаларны гына күтәрик.

Хөрмәтле кунаклар! Кыйммәтле нинди дә булса әйбер сатып алганда, магазиннан гарантиялы паспорт бирелә. ___________ белән ____________ дә техник паспортлары бар. ___________! Рәхим итеп _____________ паспортын ал һәм безгә дә укып ишеттер.

Хөрмәтле кунаклар! Сизеп торам, сез барлык кунакларны да белеп бетермисездер әле? Шулай булгач сүзне кодагыйга бирер вакыт җиткәндер дип уйлыйм.

Таныша барыйк, котлауларны да дәвам итик.
загрузка...
Категория: Сценарий на свадьбу | Просмотров: 350 | Рейтинг: 0.0/0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Статистика

Календарь
«  Декабрь 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031

поделки поделки поделки поделки Idea поделки Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный хостинг uCoz